Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1 апрельдән язгы чакырылыш башлана

Быел сроклы хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдән башланып 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

2015 елда «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законга кайбер төзәтмәләр кертелде. Алар белем бирү һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен армиягә алу тәртибенә кагыла. Аның нигезендә авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар һәм табибларга армия хезмәте кичектерелә.

Шулай ук 2015 елда армиягә чакырылучыларга хезмәт итү вариантын сайлау мөмкинлеге тудырыла. 2 альтернатива тәкъдим ителә: 1 ел сроклы хезмәт яки 2 елга контракт. Соңгысында контракт буенча хезмәт итүченең бөтен өстенлекләре (хезмәт хакы, яллар, тулай торакта яшәү һәм башкалар) саклана. Тик шунысы бар: контракт буенча бер ел хезмәт иткәннән соң кайтып китәргә ярамый.

Армиягә 18 дән алып 27 яшькә кадәрге егетләрне алалар. Бармый калу җинаять булып санала. РФ Җинаять кодексы нигезендә моның өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Тагын шунысы да бар, әнисез бала тәрбияләүче, ике яки аннан күбрәк баласы булган, өч яшькә кадәрге инвалид баласы булган, хатыны йөкле булган, сәламәтлеге буенча вакытлыча хезмәткә яраксыз, тәрбиягә мохтаҗ булган гаилә әгъзасын тәрбияләүче егетләргә армия хезмәте кичектерелә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса