Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең“Алсу” микрорайонда 10 катлы торак йорт файдалануга тапшырылды

Шәһәр төрле яклап үсә. "Алсу" микрорайоны да "Көнбатыш капка", "Яшьлек"тән калышмый. Биредә "Бәләкәч" программасы буенча балалар бакчасы сафка бастырылды, йортлар төзелә. Ә 3 ноябрьдә, Әлмәтебезнең туган көнендә 10 катлы 271 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды.

Мәгълүм булганча, быел 25 гыйнварда Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге белән Яр Чаллы шәһәренең "Торак инвестиция компаниясе" ҖЧҖ арасында "Алсу" микрорайонында торак төзелеше алып баруга килешү төзелгән иде. Аның нигезендә 2012-2015 елларда тулаем алганда 154076,7 квадрат метр торак төзелергә тиеш. Бу - ун катлы тугыз торак йорт. Вәгъдә ителгәнчә, аның берсе быел төзелеп бетте. Төзүчеләр проспекты, 68 адресы буенча урнашкан әлеге йорт проекты кешеләр ихтыяҗы игътибарга алынып ясалган. Биредә бер бүлмәле 129, икеле 131, өчле 11 фатир төзелгән. Сүз уңаенда шунысын да искәртеп үтәсе килә, фатирларның 80 проценты хуҗаларын тапкан да инде.

Гомумән алганда, "Алсу" микрорайонында 29 күпкатлы, 61 аз катлы торак йорт төзеләчәк. Яшәүчеләр саны 13 мең тирәсе тәшкил итәр дип планлаштырыла. Шәһәр төзелеше планы нигезендә монда 1266 урынга мәктәп төзү дә каралган. Йорт ачу тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы Мәҗит Салихов әнә шулай дип белдерде. Ул йортның бик матур, уңайлы килеп чыгуын искәртте, төзүчеләргә нәтиҗәле хезмәтләре һәм йортны үзвакытында өлгерткәннәре өчен район Советы һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Йорт, чынлап та, Төзүчеләр проспектының күрке булып тора. Беренче кат сәүдә һәм башка хезмәт күрсәтү объектлары өчен билгеләнгән. Ишегалды иркен һәм төзекләндерелгән, балалар мәйданчыклары урнаштырылган. Һәрбер подъезд каршында игъланнар өчен махсус алтакталар куелган. Иң мөһиме, пандуслар хакында да онытмаганнар. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен подъезддан кергәч беренче катка күтәрелү өчен махсус лифт урнаштырылган. Әлбәттә, ул бала арбалары өчен дә бик уңайлы булачак. Подъездларга хәрәкәткә яна торган лампочкалар куелуы да электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Йортның тагын бер ягы куандырды - биредә урам исеме татарча дөрес язылган. Ник дигәндә, проспектның күпчелек йортындагы алтакталарны "Төзучеләр проспекты" бизи. Юлның каршы ягында да шушы ук күренеш. Ә биредә безне Төзүчеләр проспекты каршылады.

Ринат Галиев урамындагы икенче йортта да төзелеш эшләре бара. 485 фатирлы әлеге йортта 203 бер бүлмәле, 212 ике бүлмәле, 70 өч бүлмәле фатир булачак. 88 фатир яшь гаиләләргә исәпләнгән. Ул калабызның яшьләр төзелеше бүлеге белән берлектә сатылачак.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250