Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең үз димчесе бар

Ялгызларны тиздән бәхет басачак. Чөнки Әлмәттә гомер итүче Энҗе Фазлыева бик күп танышлары соравы буенча үзенә яучы ролен алган.

Үзләренә тиң яр таба алмыйча ялгыз гомер кичерүчеләр хәзер аның аша үзләренә ир яки хатын таба алачак. "Яңа тормыш" дигән социаль проектны оештыруны Энҗе Фазлыева бик озак уйлап йөргән. "Мин нишләптер ялгыз хатын-кызлар күбрәктер дип уйлый идем. Әмма проектны оештырып җибәргәч, бик күп буйдак ирләр шалтырата башлады. Үзеңә туры килерлек пар табу бик кыен ул. Андыйларга ярдәм итәсем килә" , - ди Әлмәт яучысы. Аның әлеге проекты турында без "Әлмәт таңнары"ның алдагы саннарында язап чыгарбыз. Әгәр сез ялгыз, үзегезгә пар эзлисез икән, Энҗе Фазлыевага 89178557860 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса