Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең үз "Болгар" этнография-музей комплексы булачак

Бу хакта сүз әлегәчә киң җәмәгатьчелек арасында билгесез иде. Яңа проект турындагы серне үзхәбәрчебезгә Әлмәтнең дүшәмбедән Чаллыда эш башлаячак элеккеге баш архитекторы ачты.

Әлегә эскизлардагы серне архитектор Алмас Идрисов бәлки чишмәгән дә булыр иде. Әлмәт журналистлары белән соңгы очрашуында "җирлек белән аралар өзелмәячәк" дигән фикерен шәрехләгәндә әйтми булдыра алмады. Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров башлангычы белән төзеләчәк этнография-музей комплексы Әлмәт районының Түбән Абдул тирәсеннән узган Ефәк юл буенда, Шушма елгасы янындагы калкулыкта пәйда булачак. Тарихи мәгълүматларга караганда, Идел буе Болгарының "Эчке Болгар" дип аталган әлеге чигендә заманасында торак пунктлар шактый булган. Шундый авыллар урнашкан калкулыкларның берсендә этнография музее, мәдәни үзәк, юл буе сервисы планлаштырыла. Әлеге проектны Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәким дә хуплаган икән. Быел җәй яңа комплексның капкасын кую планлаштырыла. Ә аңа кадәр, ихтимал, проектның эскизларын графика, акварель, майлы буяу белән иҗат иткән картиналары белән беррәттән май аенда архитектор Алмас Идрисовның 65 яше уңаеннан планлаштырылган күргәзмәдә күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса