Әлмәтнең яшүсмерләр клублары республика хисабына яңартыла
Әлмәтнең 3 яшүсмерләр клбуы капиталь төзекләндерү программасына эләкте.
Подрядчы "Современные строительные системы" ҖЧҖ әлеге объектларда эш башлады инде.
"Электрон", "Метеор" һәм "Планета" клубларын яңартуга республика казнасыннан 9 млн сумнан артык акча бүленгән. Бу финанслар җылылык, канализация системасын, электр үткәргечләрне алыштыру, фасадны җылыту, шулай ук эчке бизәү эшләре өчен тотылачак.. Моннан тыш, республика яшүсмерләр клубларын матди-техник яктан тәэмин итүгә өстәмә акча бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа