Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең яшьләр лидерын Казанда да бәяләделәр

Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр һәм предприятие-оешмаларның яшьләр берләшмәләре лидерлары арасында "Кадрлар барысын да хәл итә" ачык форумы кысаларында һөнәри осталык бәйгесе финалы булып үтте.

Финал нәтиҗәләре буенча Әлмәт мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе хезмәткәрләренең яшьләр комитеты рәисе, 31 нче "Кояшкай" балалар бакчасы" мөдире Ксения Шапараева мактаулы икенче урын яулады. Ул яшьләр сәясәтендәге хезмәтләре өчен Яшьләр эше һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса