Әлмәт таңнары

Әлмәтнең яшь техниклар станциясе грант яулады

Яшь техниклар станциясе "Дәресләрдән соң мәктәп" республика грантлар бәйгесендә "Техник иҗатны үстерү буенча база мәйданчыгы" номинациясендә җиңү яулады.

Реклама

Хәзер яңа уку елында биредә шөгыльләнүче балалар өчен 700 меңнән артык суммага яңа җиһазлар һәм станоклар кайтачак. Быел станциядә "Картинг" берләшмәсе үз эшен кабаттан җәелдерәчәк. Берләшмә "Автомотоконструкцияләү" түгәрәге белән берлектә 16 нчы мәктәптә остаханәләрендә урын алган. Яшьләр бистәсендә яшь техниклар станциясенең ракета модельләре ясау буенча яңа берләшмәсе булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: