Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтне Яңа елга әзерлиләр

Район башлыгы күчмә киңәшмәдә шәһәрнең Яңа елга ничек бизәләчәге турындагы мәсьәләне күтәрде.

28 сентябрьдә район башлыгы Тимур Нагуманов служба вәкилләре белән шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә булды.

Чарада "Татнефть" ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов, «Светсервис» МУП директоры Сергей Петров, подрядчы оешма вәкилләре катнашты.

Күчмә киңәшмә барышында «Яшьлек» скверын, Нефтьчеләр мәйданын, шарлавыклы буаларны, Гагарин урамын бизәү мәсьәләләре каралды. Подрядчы оешма вәкилләре тарафыннан алдагы эшләрнең план-графиклары тәкъдим ителде.

 

Фото: https://almetyevsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1836404.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса