Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең төп Яңа ел чыршысы ачылды

Кичә «Нефтьче» Мәдәният сарае каршында төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.

Бәйрәмгә район башлыгы Мәҗит Салихов та килгән иде. Үзенең чыгышында ул узып баручы 2014 елның Әлмәт өчен күп өлкәләрдә нәтиҗәле булуын ассызыклады.

- Социаль-икътисади үсеш буенча Әлмәт Татарстанда алдынгы урынны

били. ТР Президенты, "Татнефть" ААҖ, Әлмәт шәһәре һәм районы оешмалары ярдәме белән федераль һәм республика программалары һәрдаим тормышка ашып килә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, йортлар төзелә, булганнарына капиталь ремонт ясала, - диде ул үз чыгышында.

Мәйданга халык күп җыелган иде. Яңа 2015 елның символы - Кәҗә катнашында балаларга әкияти тамаша күрсәттеләр. Яңа ел чыршысының утларын, гадәттәгечә, Кыш бабай кабызды. Әлмәтлеләр салют карап хозурланды. Нәни әлмәтлеләр Яңа ел эстафеталарында, төрле уеннарда катнашып бүләкләр отты. Мәйданда кайнар чәй белән сыйланырга да шартлар тудырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса