Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең тату ясау остасын үтерүчеләр студентлар булып чыга

Яңа ел бәйрәме алдыннан Әлмәтнең Эчке эшләр идарәсендә Радищев урамында урнашкан йортларның берсендә ир-ат гәүдәсе табылуы турында хәбәр алына.


Вакыйга булган урынга барган хокук сакчылары үтерелгән ир-атның шәһәрдә оста тату ясаучы буларак танылган зат булуын ачыклыйлар. 30 яшьлек әлмәтленең тәнендә 26 киселгән-кадалган яра эзе була.
Әлеге фатирны карау барышында биредән кәрәзле телефон, «Кодак» фотоапараты, татуировка ясау машинкасы һәм татуировка ясау өчен буяулар югалганы ачыклана.

Оператив төркемнең әлеге җинаятьне ачу буенча башкарылган эшләре уңышлы булып чыга, үтерүчеләрнең шәхесләре ачыкланыла. Алар Лениногорск шәһәрендә яшәүче 18, 20 яшьлек студентлар булып чыга. Әлеге затлар белән зыян күрүче социаль челтәр аша танышкан була.

Тату остасы белән очрашу турында килешкән егетләр 26 декабрьдә Әлмәткә киләләр. Башкарылган эш өчен аларның түләргә исәпләрендә дә булмый. Студентлар алдан ук килешү буенча пычакларны әзерләп куялар. Шушы корал белән үз эшен башкарган оста үтерелә дә инде. Әлеге затлар фатирдан чыкканда вак-төяк әйберләрне дә эләктерәләр. Өйләренә кайту белән, җинаять эзләрен юк итү максатыннан канга чумган киемнәрен юу эшенә керешәләр.

Бүгенге көндә кеше үтерүдә гаепләнелгән студентларның берсе, 20 яшьлек егет сак астына алынган, кечерәге исә беркая да китмәү шарты белән өенә озатылган. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса