Әлмәтнең "Синяя птица" хоры Гран-при яулады
20 нче мәктәп укучылары Яр Чаллыда ел саен уздырылучы "Сәләтле яшьләр" төбәкара хор бәйгесендә катнашты.
Әлфия Әгъзатдинова җитәкчелегендәге, 35 укучыдан торган "Синяя птица" хоры быел анда икенче тапкыр чыгыш ясады. Төрле шәһәрләрдән җыелган 9 хор арасында безнекеләр иң югары бәягә лаек булды - Гран-при яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа