Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең «Нефтяник» командасы ВХЛ призеры булды

Санкт-Петербургта «Нефтяник» җирле «СКА-Нева» белән ярымфиналның бишенче очрашуын үткәрде.

Матчта озак вакытлар тигез исәп сакланды. Бер команда да исәпне ачуга ирешә алмады. Әлмәт тамашачыларының зур төркеме ярдәмен тоеп торган безнең команданың ялгышырга хокукы юк иде. Әмма нибары җиде секунд кала СКА «Нефтяник» капкасына шайбаны кертүгә иреште. Капкачыны алып уйнау да безнең егетләрнең хәлен яхшыртмады. Шулай итеп финалга «СКА-Нева» үтте. Безнекеләр уеннардан төшеп калды.
Шулай да ике елдан соң быел «Нефтяник» сезон йомгаклары буенча призлы урын алуга иреште. Бу юлысы бронза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса