Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең милиция полковнигы ни өчен гаиләсенә рәхмәтле? [+ФОТО]

Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу өлкәдә озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялда булса да, күңеле белән гаделлек өчен әле дә көрәш алып барган милиция полковнигы Миңнегали Тимергалиев белән очрашуда алар эшенең абруе турында сөйләштек.

Тимергалиевлар гаиләсе Әлмәтнең горурлыгы һәм даны булып тора. 58 ел бергә күркәм гомер кичереп кенә калмаганнар, оныклары куанычын күреп бүген дә матур тормышта яши бирәләр. Чыгышлары белән Миңнегали абый да, Зәкия ханым да Әгерҗе районы Барҗы Омгадан (талантлы драматург Таҗи Гыйззәтнең туган авылы). Ярлы гаиләдән чыгуларын да яшерми алар. Чөнки ул чакта байлар һәм ярлылар дигән катлау булмаган. Сугыштан соңгы авыр елларда һәркем бертигез яшәгән.

 

–Иж-Бубиның мәшһүр мәктәбенә 60 чакрым араны йөреп укыдык. Зур авырлык белән яшәдек. Әти 1945 елда сугышта үлде. Шуңа да бөтен җаваплылык минем өстә булды. Алабуга милиция мәктәбенә укырга керүем дә туган өйгә кайтып, ярдәм итеп йөрүем белән бәйле. Анда стипендияне дә яхшы түлиләр иде. Укуны тәмамлагач, милициягә эшкә урнаштым. Менә шулай язмыш мине бу өлкәгә алып кереп китте, - дип сөйли 80 яше белән баручы Миңнегали абый.

Хокук саклау органнарында эшләүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын, җаваплылык һәм зур сабырлык таләп итүен бу өлкәдә эшләгәннәр генә аңлар һәм белер. Төнге дежур торулар да, таң аткач кына өйгә кайтулар да еш була. Әлеге дә баягы монда да хатын-кыз зирәклеге гаиләнең бөтенлеген тәшкил итә. Зәкия апаны исә сабыр һәм уңган хатын-кыз дип әйтеп була. Өч улларына да яхшы әни, иренә тугры хатын-кыз булудан тыш, ул яраткан эшендә дә зур дәрәҗәләргә ирешә. 20 ел тегү фабрикасында эшли хезмәт ветераны.

–​ Бәләкәй чактан тегү-сүтүгә, чигүгә хирыс идем. Челтәрләр бәйләп үстем. Балаларга чалбар, күлмәкләргә кадәр тегеп кидерттем. Дефицит чорларда Миңнегалинең чалбарларын күргән һәркем кайдан аласың дип сорый иде. Ә ул, минем кием кибете өйдә урнашкан, дип шаярта иде, - дип сөйли әле дә өй эшләрен яратып башкарган хуҗабикә.

Уллары төрле һөнәрләрдә булсалар да, кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча, әти-әниләре үрнәгендә матур оя корганнар. Җиде оныклары үсеп килә, инде ике оныкчыклары бар.

–​ Җиңел хезмәттә булмадык. Гаиләне кайчан икенче планга куеп, баштанаяк эшкә чумган чаклар да булды. Әмма гаиләм мине һәрвакыт аңлап яшәде. Бер-беребезгә ышаныч булды. Элекке елларда ничектер тормышлар да башка иде. Һәркем кесәсенә калсын дип ярышып яшәмәде. Җитәкче урыннарда булсак та, хезмәткәрләр белән бертигез хезмәт хакы алдык, -дип Миңнегали абый хәзерге һәм үткән елларны чагыштыра.

Әйе, төрле вазифаларда эшләсә дә, үзенең намуслы исемен югалтмаган ул, күпләргә үрнәк булып, яшьләрне абруйлы эчке эшләр идарәсендә эшләргә канатландырган, аларның остазлары саналган. Әлмәт шәһәре һәм районы эчке эшләр идарәсе начальнигы булып эшләгән елларын һәркем сагынып искә ала һәм: «Тимергалиев белән бергә эшләргә насыйп булды», - дип горурланып сөйли. Чын остазлар һәм шәхесләр әнә шундый булырга тиештер ул!

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса