Әлмәт таңнары

Әлмәтне куркынысыз шәһәр ясыйлар

Калабызда "Куркынычсыз шәһәр" проекты эшли башлый. Бу уңайдан газета укучыларыбыз төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә. Күпчелек проектны хупласа да, арада аның максатын аңлап җиткермәүчеләр дә бар икән әле. Бүген сүзебез әлеге программа хакында.

"Куркынычсыз шәһәр" программасын булдыру һәм аны тормышка ашыру турында узган ел ук сөйләшү башланды. Әлеге проект хакында район Советының бишенче сессиясендә дә тыңланды. Депутатлар 2018 елга кадәр билгеләнгән программаны хуплаган иделәр.

Мондый программа калабызга нигә кирәк соң? Беребезгә дә сер түгел, катлаулы заманда яшибез. Ул катлаулылыкны күпчелек үзебез тудырабыз. Әле урында тәмәке тарту, әле ут белән саксыз эш итү, электр приборларының төзеклесезлеге һәм башка шуның ише сәбәпләр аркасында янгын чыга, кеше гомере өзелә, ничә еллар җыелган мал-мөлкәт юкка чыга. Фатир басу, ишегалларында калдырылган автомобильләрне чишендерү, аларны куып алып китү, хәтта кеше талау, кыйнау, үтерү кебек җинаятьләр дә ят түгел калабызга. "Куркынычсыз шәһәр" программасы әлмәтлеләрне моның ише күренешләрдән саклау өчен гамәлгә куелган да. Сүз уңаенда, Яшел Үзән һәм башка калаларда эшләүче мондый проектның нәтиҗәләре бар.

Бүген Әлмәттә 856 күпфатирлы торак йорт исәпләнә. Аларда булган 2800 подъездның күпчелеге домофоннар белән тәэмин ителгән. Проект кысаларында әлеге домофоннарның мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү күздә планлаштырыла. Аларга янгын, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда яшәүчеләргә бу хакта тиз генә хәбәр итәргә һәм тоткарлыксыз эвакуацияләргә ярдәм итүче өстәмә җиһазлар куелачак. Кызганыч, янгыннар булып тора шул. Әле ел башланды гына, инде 1 есеннән 10 гыйнварга кадәр республика буенча 85 янгын чыгып, 10 кешенең гомере өзелде. Аянычлы тәмамланган статистикада Әлмәтнең дә "өлеше" бар.

Реклама

- Мондый хәбәр итүләр бик кирәк. Кайчакларда подьезддан көек, төтен исләре килә, нәрсә икәнен дә белмичә аптырыйсың. Ә бәлки янгындыр. Нәрсә булмас. Безнең йортта да бер фатирда янгын чыгып, нык куркыткан иде. Янгын сүндерү машинасы килгәч кенә барыбыз да кабалана-кабалана урамга йөгереп чыктык. Балаларның ялгызы гына өйдә калган чаклары да күп була. Шулай ук видеокүзәтүләр урнаштыруларына да уңай карыйм. Алар ярдәмендә ачыкланган караклар да, җинаятьчеләр дә байтак бит, - диде Ленин урамындагы 137 нче йортта яшәүче Гөлсинә Шәмисева.

Видеокүзәтүләргә килгәндә, аларның күзәтү киңлеге тагын да арттыру хакында уйлана. Проект подьездлардан, йортлардан тыш даими мониторинг өчен калабызның җәмәгать урыннарында да мондый приборлар куюны күздә тота. Боларның барысы да халыкны тәртипкә өйрәтеп, җинаятьләрне киметер дигән ышанычта эшләнә. Әлбәттә, үзеңне күзәтеп торганнарын белә торып, кемнең хокук тәртибен бозасы һәм җаваплылыкка тартыласы килсен икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: