Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең картина галереясендә «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясе узды [+ФОТОЛАР]

«Сәнгать төне» исемле бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2016 елда узды.

Шушы кыска вакыт эчендә ул киң таралды һәм барчасының да күңеленә хуш килде. 
- Әлеге акция Бердәмлек көне уңаеннан оештырылды. Ул киләчәктә яхшы традициягә әверелер дип ышанам. 
Рәсемнәр тематикасы 1917 елгы революциядән башлап хәзерге вакыткача 100 еллык чорны колачлый. Билгеле булганча, рәсем авторларының күбесе исән түгел. Шулай да бүгенге көндә дә без аларны бик хөрмәтләп искә алабыз, - диде картина галереясе директоры Роза Минабутдинова. 
Кичә моңлы гармун көеннән башланды. Беренче күз карашы төшү белән ерак үткәнгә алып китәргә сәләтле бөек рәссамнар иҗаты кешеләрдә онытылмас тәэсир калдырды. 
- Мин биредә беренче тапкыр. Кешеләрнең шулай искиткеч рәсем ясаулары хәйран калдыра. Иҗат кешесе буларак, аларның эшен бик югары бәяләдем, - диде Аделина. 
Бердәмлек символын аңлаткан күгәрченнәр ясау күргәзмәгә килүчеләргә бик ошады. Бәйрәм барышында балалар мавыктыргыч мастер классларда катнашты һәм үзләренең сәләтен сынап карау максатыннан төрле рәсемнәр ясады. 
- Шәһәребездә шундый искиткеч урын булуына куанып туя алмыйм. Картина галереясе ачылганнан бирле анда узучы чараларның берсен дә калдырганым юк. Бирегә йөрү минем бертөсле көннәремне бизи һәм аларга яктылык өсти, - диде Тамара Кузьмина. 
Шәһәрдә даими рәвештә шундый җылы очрашу кичәләренең узуы кешеләрне берләштерә. Шулай ук, тарихыбыз белән танышырга һәм аны аңларга зур өлеш кертә.

Гөлназ Фәхриева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса