Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең иҗтимагый советына бәя бирелде

Шәһәрдә иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды. Иҗтимагый советның 2014 ел дәвамында башкарылган эшләре буенча советның рәисе Виталий Аргодяев хисап тотты.

Докладтан күренгәнчә, кварталга бер тапкыр уздырыла торган утырышларда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне җайга салу, миграция сәясәте, мәгариф учреждениеләрендә милли телләрне өйрәнү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек, патриотик тәрбия, балалар һәм яшьләр белән эшләүне активлаштыру, Мәдәният елы уңаеннан уздырылган чараларга анализ ясау белән бәйле мәсьәләләр тикшерелгән.
Башкарма комитетының хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Шәйхуллова, район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев, район башлыгы ярдәмчесе Рамис Галимов, "Светсервис" МУП директоры Ринат Азизов төрле программаларга тукталып, төп эш юнәлешләре, бирелгән суммалар турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса