Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ике балалар бакчасы миллион сум отты

Әлмәттнең 36 һәм 47 балалар бакчалары 1-әр млн сум күләмендәге грантка ия булды.

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы -2014" һәм "Мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгарифендә инновация технологияләре" республика бәйгеләре җиңүчеләрен башкалада хөрмәтләделәр. Шулай ук инновация технологияләре конкурсында 1 урын алган 57 балалар бакчасы, әлеге учреждениенең ике тәрбиячесе мәгариф министрлыгының мактау кәгазе һәм 50 шәр мең сум премия белән дә бүләкләнде. Әлмәт мәгариф идарәсе урынбасары Инна Гайфуллинага, идарәнең баш белгече Сиринә Җиһаншинага да мәктәпкәчә мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге озак еллар намуслы хезмәтләре һәм ирешкән казанышлары өчен министрлыкның мактау кәгазе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса