Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең иң әйбәт штукатурлары кайда эшли?

Төзүчеләр көне уңаеннан игълан ителгән һөнәри осталык бәйгесенең беренчесе Сосновка авылында үтте.

Анда "АИСК", "Арслан" һәм "СК Капремстрой" оешмаларыннан икешәр кешелек дүрт команда катнашты. Штукатурлар төзелүче "Якташ" микрорайоны йортларының берсендә очрашты. Башта сигез кешенең һәрберсе теория сорауларына җавап бирде, аннары һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып алдан бүлеп бирелгән диварларны сылауда ярышты.

Нәтиҗәдә беренче урынны "АИСК"тан Рубин Петров һәм Илдар Зәкиев яулады. Икенче урынны аларның хезмәттәшләре Мансур Семинеев һәм Артур Муллагалиевка бирделәр. Өченче урынны "Арслан" оешмасының Закирзон Исрафилов һәм Хәйдәр Рузиев бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса