Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең иң яхшы столярлары билгеле

Шәһәрдәге төзелеш мәйданнарының берсендә "Иң яхшы столяр" исеме өчен көрәшкә пластик тәрәзә куючылар чыкты.

Төзелеш белән бәйле һөнәрләрнең тагын берсе столяр (агач остасы) - шулай ук борынгылардан санала. Борын-борын заманда, кем әйтмешли, бу һөнәр ияләре өстәл ("столяр" сүзенең тамыры да "стол"дан алынган), урындык, ятак кебек йорт җиһазларында кул чарлаган. Элек һәр өйдә ир-атның көнкүрештә кирәкле эшләнмәләрне үз кулы белән ясавы тиеш булган. Ә бүген... Җитештерү тармагы өзлексез үскән, социаль-икътисади алгарыш заманында һөнәр ияләренә таләпләр дә арта. Җитезлек, игътибарлылык кебек сыйфатларга һич икеләнми һөнәр юнәлешен алыштыру да өстәлә. Шәһәрдәге төзелеш мәйданнарының берсендә "Иң яхшы столяр" исеме өчен көрәшкә пластик тәрәзә куючылар чыкты.

Оештыручыларга бәйгедә катнашу теләге белдереп, 4 фирма мөрәҗәгать иткән булган. Ярыш мәйданында шуларның өчесе генә очрашты: берсе шушы юнәлештә махсуслашкан "Фенстер" фирмасы, икесе төзелеш тармагында танылган "Арслан" һәм "АИСК" җәмгыятьләре. Һәр звенода - икешәр белгеч. Һәммәсенең дә "иң яхшы" исеме өчен көрәшкә беренче генә чыгуы түгел.

Осталарны ачыклау шушы белгечлек буенча тесттан башланып китте. Сораулар күләме буенча аз, әмма катлаулы иде булса кирәк. Аңлашылганча, аны теоретиклар - политехника техникумы мөгаллимнәре төзеп җибәргән. Тестны тәмамлаганнан соң конкурсантлар эш урыннарына таралышты. Барысы өчен дә бер үк шартлар һәм бер үк күләм. Пластик тәрәзә урнаштыруда азау ярган остазлар технологияләрне искәрткәннән соң бәйгегә старт бирелде. Иң элек тәрәзә уемын чүптән арындырдылар. Заводтан кайткан тәрәзә рамнарыннан пленкаларны сүткәннән соң, тәрәзә төбенә агач шакмаклар куеп өстенә тәрәзә утырттылар. Күз үлчәменә ышанып, рамны тәрәзә яңакларына беркеттеләр. Өлгеләрен куйдылар да ян якларын күбек белән капладылар. Бәйге нәтиҗәсен бәяләгәндә эш урынының чисталыгы да игътибар үзәгендә булачагын хәтерләп, калдыкларны, чүпләрне җыеп алдылар.

Әлбәттә, төп шөгыле шуннан гыйбарәт булган "Фенстер" 10 минут эчендә беренчеләрдән булып эшен тапшырды. Конкурсант Зөфәр Җиһаншин әйтүенчә, гадәттә алар бу күләм эшне 20 минут эчендә башкара икән.

Оста булу өчен белем һәм күнекмәләр зарури. Бер җайсыз хәрәкәт белән бөтен эшне бозып куюың ихтимал. Комиссия күзәтүләре дә шуны раслады: Күбекне "җәлләгәннәр" - урам күренеп тора, бер тәрәзә ачылмый, икенчесенең механизмы көйләнеп бетмәгән, тәрәзәнең тигез "утыруы"н 2 звено игътибарсыз калдырган. Ә комиссиянең үткен күзе һәм махсус приборы аны тиз эләктереп алды. Шулай икән шул. Җырдагыча, ашыгулар ялгышуга илтә икән.

P.S. Теория һәм гамәли өлештәге балларны туплап комиссия беренче урынга "Арслан" лаек дип тапты. Икенчедә - "Фенстер", өченче урында - "АИСК".

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250