Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең иң яхшы мәчетләре билгеле

Районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре арасында аларның ни дәрәҗәдә төзеклеген, чисталыгын ачыклау максатыннан беренче тапкыр уздырылган "Иң яхшы мәчет" бәйгесенә 28 августта имамнар җыелышында нәтиҗә ясалды.

Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген без чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Чыннан да, мәчетләребез - күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең җирле хакимият һәм "Әлмәт таңнары" газетасы белән берлектә уздырган әлеге бәйгедә катнашкан мәчетләребез үзләрен күрсәтә алды. Бәйге нәтиҗәләрен игълан иткәнче имамнарга мәчетләрнең торышын чагылдырган фотослайд күрсәтелүе урынлы булды.

- Гомумән алганда, мәчетләрнең торышы канәгатьләнерлек хәлдә, - дип билгеләп үтте Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. - Кызганычка каршы, чүп үләне басып киткәннәре, койма-капкалары кырылып беткән, манаралары кыйшайган, айлары сынганнары, я булмаса мәчет ихатасында гөрләп печән үскәннәре дә очрамый калмады. Шундыйлардан Урсалбаш, Сөләй, Шарлама, Бишмунча, Ирекле, Техснаб, Колшәрип, Кичүчат мәчетләрен атап китәргә була.

Районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре арасында төзеклеге белән аерылып, әллә каян манаралары белән үк үзенә тартып торучылары, ихатасында аллы-гөлле чәчәклекләре, чисталыклары белән җәлеп итүчеләре дә булу сөендерә, әлбәттә. Кайбер мәчетләр төзек, чиста булсалар да, мәчетләренең исеме язылган алтакталары булмау, яки андагы язуларның күренмәве белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Кайберләре мәчет ихаталарында балалар өчен махсус мәйданчыклар да булдырган. Мәсәлән, Нурсала, Нәдер авылы мәчетләрендәге мондый мөмкинлекләр башкалар өчен үрнәк булырлык. Нәдер, Түбән Мактаманың "Марс", Колшәрип авылы мәчетләре ифтар ашлары яки башка дини мәҗлесләр өчен махсус урыннар - ифтарханәләр булдырган, чатырлар кордырган. Югары Мактама авылы һәм Түбән Мактаманың "Нурлы", шәһәребездәге "Зиннур"мәчетләренә кергәч, һич кенә дә чыгасы килми. Биредәге күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәк түтәлләренә, мәчет ихатасындагы чисталыкка, тәртипкә, төзеклеккә сокланмый мөмкин түгел.

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, райондагы мәчетләр арасында Түбән Мактаманың "Нурлы" мәчете белән Югары Мактама авылы мәчетенә тиңнәр табылмады. Алар - "Иң яхшы район мәчете" номинациясендә беренче урынны яулады. Мәмәт, Нәдер, Габдрахман авылы мәчетләренә икенче урын бирелде. Тайсуган, Елховой авылының 1 нче мәхәллә, Кәләй станциясе мәчетләре призлы өченче урынга чыкты.

"Иң яхшы шәһәр мәчете" исеменә "Зиннур" мәчете лаек дип табылды. "Мәдинә" һәм Р. Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетләре икенче һәм өченче урынны бүлеште. Район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов гыйбадәтханәләр турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен имамнарга рәхмәтен белдерде.

- Бәйге узды да китте дип уйламагыз. Без мәчетләребезнең торышына һәрдаим игътибар итәргә тиеш. Гыйбадәтханәләребезнең төзеклеге, чисталыгы турында гел кайгыртып торыйк, - дип, ул киләчәктә дә әлеге юнәлештә максатчан эшләүләрен теләде. Призлы урыннарга ия булучыларга Әлмәт муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, мөхтәсибәт дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: "Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чисталык саклаучыларны ярата". Барлык мәчетләребез дә әнә шул чисталыкка ирешсен иде.

Ландыш ГЫЙМАЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса