Әлмәт таңнары

Әлмәтнең иң оста ташчылары ачыкланды

Төзелеш белгечлекләре арасында һөнәри осталык бәйгесенең чираттагысына йортлар күтәрүче ташчылар җыелды.

Ничә мең гасырлар дәвамында кеше яши торган торакның йөзе ничә тапкыр үзгәргәндер?! Табигать ихтыяры белән ясалган мәгарәләрдән ул землянкаларга, соңрак "мүкләп-чутлап" салынган агач йортларга, аннары ташпулатларга күченә. Бүген дә кеше, чыдамлырак дип булса кирәк, соңгыларына өстенлек бирә. Дөньяның төрле кыйтгаларында берничә мең еллар элек торгызылган таш корылмалар саклана. Әлмәттә исә тәүге таш корылма Совет урамында торгызыла. Узган гасыр башларында күтәрелгән ике катлы әлеге бинада башта район башкарма комитеты, хәзер җирле телекомпания урнашкан.

Төзелеш белгечлекләре арасында һөнәри осталык бәйгесенең чираттагысына нәкъ менә шундый йортлар күтәрүче ташчылар җыелды да. Бәйге комиссиясенә катнашу теләге белдереп, 4 оешмадан гариза кергән булган. Ләкин "ярыш" мәйданына 3 предприятиедән генә вәкилләр чыкты: "АРСУ", "АИСК" һәм "Арслан" җәмгыятьләре. Соңгысы 2 кешелек звенога бер хатын-кыз да җәлеп иткән. Заманында 65 нче көллиятне тәмамлап, "Радиоприбор"га барган, соңрак склад мөдире, балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән Ирина Исакова дистә елдан артык инде "Арслан"да кирпич өя - йорт күтәрә.

- Бу һөнәрем җанга ятты. Төзүчеләр династиясеннән дип тә таныштыра алам, хәтта. Әтием дә, әнием дә (1972 елдан төзелештә эшләгән һәм бүген лаеклы ялдагы Людмила Байбатрова быел җәй "Арслан" карамагындагы төзелештә эшләп алырга уйлаган кызының бәйге эшенә күз-колак булып торды), абыем да төзелештә эшли. Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Бераз дулкынлану бар, ләкин эшкә керешкәч, тизлек оныттырыр дип уйлыйм. Миңа калса, тизлек сыйфатны түбән тәгәрәтергә тиеш түгел. Һәрхәлдә, яхшы ташчы өчен ул шулай.

Илдә, республикада, шул исәптән районда да төзелеш "бум"ы: соципотека программасы буенча торак, азкатлы йортлар, күпсанлы спорт корылмалары торгызыла. Аларның төп өлеше кирпичтән һәм кирпич-монолит вариантларда күтәрелә. Күләм зурлыгы хезмәт базарында ташчылар кытлыгына этәрә. Төзелеш тармагы "аксакал"лары сүзләренчә, соңгы 10-12 елда төбәктә ташчылар нигездә хатын-кызлар, бер бригадада булса 2-3 ир-ат булыр.

Бәйге программасы конкурсантларның белемен һәм тәҗрибәсен комплекслы бәяләү максаты белән төзелгән. Иң элек алар 14 сораудан торган биремне үтте.

Реклама

- Җирдән 25 метр биеклектә, 7 нче катта икәнлегегезне истән чыгармагыз. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәгән хәлдә "әкрен ашыгыгыз", - дип теоретик өлешкә старт бирде төзелеш мәйданы хуҗасы Зиннур Мөхәммәдиев.

Гамәли өлеш нәтиҗәсен комиссия ничә кирпич китүеннән башлап ике кирпич арасының тигезлеген, рәтләрнең вертикаль буенча да, горизонталь хәлдә дә проект таләпләренә тәңгәл килүен, почмак ясау, бербөтен һәм ярты кирпичтән, кечкенә кисәкләрдән диварның борылмаларын тезү осталыгын, гамәли өлешкә бирелгән вакыт тәмамланганда эш урынының торышына кадәр бәяләде. Җентекле анализ һәм кызу бәхәсләрдән соң беренчелеккә (24,96 балл) "АРСУ" җәмгыяте (Сергей Прохоров, Радик Халиуллин) лаек дип табылды. Теоретик һәм гамәли өлештән җәмгысе 23,19 балл җыйган "Арслан" (Ирина Исакова, Әлфис Солтанов) икенче урынга чыкты. 21,97 балл белән "АИСК" (Илһам Низамов, Владимир Вичин) - өченче урында.

Бүген техника һәм технологияләрнең ни дәрәҗәдә алга китүе турында сөйләсәк тә, әлегә кирпич тотып, дивар өя торган машиналар уйлап чыгарылмаган. Ул галиҗәнап кеше кулында.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: