Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең хоккей командасын Юрий Мордвинцев җитәкләде

"Нефтяник" хоккей клубында узган матбугат конференциясендә яңа тренерны клубның генераль директоры Җәмил Насретдинов тәкъдим итте.

Бу вазифага берничә кандидатура буенча фикер алышулар булган. Ләкин клубның попечительләр советы бертавыштан Юрий Мордвинцев кандидтурасын яклаган. Ул тренер постында вәкаләтләрен 11 мартта тапшырган Ришат Гыймаевны алыштыра.

Юрий Мордвинцев әлмәтлеләргә яхшы таныш. Хоккей җанатарлары аны командада һөҗүмче вакытыннан хәтерлиләр. Ул "Нефтяник"та 9 ел уйнады, һәм шул вакыт эчендә үзен нәтиҗәгә эшли торган спортчы буларак танытты. Быел исә Юрий Мордвинцев командага баш тренер сыйфатында әйләнеп кайтты.

Яңа тренер үзе белдергәнчә, тренерлык итү аңа көтелмәгән чакыру булган. Әмма ул аны карьерасындагы чираттагы баскыч дип кабул итә. Әйтүләренчә, команда белән июльнең беренче яртысында уенчылар медкомиссия узып, сборга җыенганда танышачак. Июль ахырында "Нефтяник" Волжск шәһәрендә уйнаячак. Ә 2 августта үз бозында "Ак барс" клубы белән иптәшләрчә очрашу планлаштыра.

Киләсе ел "Нефтяник" өчен юбилей елы. Шуңа күрә яңа тренер һәм команда юбилейны яхшы нәтиҗәләр белән каршылау өчен тырышачак. Моңа командада 3 яңа уенчы пәйда булу да ярдәм итәргә тиеш.

- Командадагы спорт традицияләре сакланачак, әмма җанатарларны мавыктырырлык агрессив уен - төп акцент булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса