Әлмәтнең халык проекты лауреатлар арасында
Халык социаль проектлары бәйгесе тәмамланды.
Эшче төркем һәрбер шәһәр һәм районнан тәкъдим ителгән проектларны тикшергәннән соң иң яхшыларын билгеләде. "Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын социаль адаптацияләү системасы үсеше" проекты да лауреатлар арасында. Аны тормышка ашыру өчен районга 580 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Иртәгә җиңүчеләргә һәм лауреатларга грант алуга сертификатлар тапшыру тантанасы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа