Әлмәтнең физкультура көллияте студентлары Халыкара бәйге җиңүчеләре
Педагогик осталык Бөтенроссия үзәге "Татар авыллары тарихы" дип аталган иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшләре халыкара бәйгесен үткәрде.
Балаларда патриотизм тәрбияләү, милли үзаң үстерү максатында оештырылган чарада физкультура көллиятенең 2 курс студентлары Ришат Исламов һәм Альбина Абдуллина (укытучылары Нәҗибә Талипа) да катнашты. "Туган авыл тарихына минем караш" номинациясендә Ришат Исламов җиңүче дип табылды. Ә курсташы Альбина катнашучы дипломына ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа