Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең чистарту корылмаларын Казанда да тикшерделәр

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында Әлмәтнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Анда район башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты. Ул үзенең чыгышында чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең иң зур проблема булуын ассызыклады. Бу эш өчен 1,5 миллиард сум акча кирәк.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин бүген республикадагы байтак кына водоканаллар белән хәл катлаулы булуын, финанслауның кулай вариантларын табу кирәклеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Әлмәтнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча кабул ителгән технологик карарларга һәм технологик җиһаз сайлауга анализ уздыру, мөмкинлекләрдән чыгып финанс чыгымнарын киметү зарур.
Киңәшмәдә Әлмәттә күчмә утырыш уздыру карарына киленде. Әлмәтнең чистарту корылмаларының тәүлегенә 13,6 мең кубометр тәшкил иткән беренче чираты 1967 елда ук куллануга тапшырылган булган. Икенче чиратның куәте 42,6 мең кубометр һәм ул 1975 елда сафка бастырылган. Җиһазлар искерү сәбәпле, техник һәм технологик мөмкинлекләр дә артта кала бара. Бу һичшиксез реконструкция кирәк дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса