Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең бюджет учреждениеләрендә кышын җылы булачак

Әлмәт районының бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүче котельныйларда казаннарны алыштыру бара.

Расланган исемлек буенча 13 объектта 23 казанны алыштырырга кирәк иде. Шуларның 9 ы балалар бакчаларын, 4 есе мәктәпләрне җылытучы объектлар. 2 июньгә барлык казаннар кайтарылганиде инде. Бүген алар урнаштырылып бетте.
Әлеге программада киләсе елда да катнашу өчен Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына казаннарын алыштыру кирәк булган котельныйлар исемлеге җибәрелде. Исемлеккә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең 14, мәктәпләрнең 24, мәдәният кчреждениеләренең 33, сәламәтлек саклау учреждениеләренең 39 объекты кертелде. Барлыгы 19828 мең сумлык казан кирәк.
Хәзерге вакытта "Яшьлек" микрорайонында 270 урынлык балалар бакчасы төзелеше бара. МУП "Светсервис" әлеге учреждение территориясендә урам яктырткычлары челтәрен төзү белән мәшгуль. Барлыгы 16 терәк куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса