Әлмәт таңнары

Әлмәтнең бер оешмасы энергетика куркынычсызлыгы таләпләрен үтәми

Әлмәттән бер подряд оешмасы энергетика куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен 20 мең сум штрафка тартылган.

Реклама

Ростехнадзорның Идел буе идарәсе үткәргән планнан тыш тикшерү барышында Кичү товар паркының нефть әзерләү һәм кудыру цехы төзелешендә подрядчы - «ЭнергоКомплекс» ҖЧҖ тарафыннан энергетика куркынычсызлыгы таләпләрен бозу фактлары ачыкланган. Болар: бер линияле схемалар электр хуҗалыгы өчен җаваплы зат тарафыннан расланмаган, кабель линияләрендә биркаларда язулар юк, шулай ук җиргә тоташтыручы җайланмаларның паспортлары юк. Оешмага әлеге хилафлыкларны бетерергә күрсәтмә бирелгән һәм штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: