Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең авыл җирлеге башлыгы – гаеплеләр эскәмиясендә

Татарстанда ике җитәкчене - Чирмешән һәм Әлмәт районнарындагы авыл җирлекләре башлыкларын ришвәт алганнары өчен хөкем иткәннәр.

Беренчесе гаебен тулысынча таныган һәм 1 миллион 50 мең сумлык штрафка тартылган. Икенче авыл җирлеге башлыгы гаебен танымаган һәм 10,8 миллион сум штраф түләү белән бергә 7 елга каты режимдагы колониягә хөкем ителгән. Ике эштә дә зыян күрүче сыйфатында Әлмәт эшмәкәре чыгыш ясаган. Аның тарафыннан акчалар берничә көн аерма белән тапшырылган, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса