Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә “Йөрәгеңне ач” мәрхәмәтлелек акциясе уздырылды

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү алдыннан 5 нче гимназия "Йөрәгеңне ач" мәрхәмәтлелек акциясе үткәрде.

Укучылар гимназия укытучылары, ата-аналар һәм "ТатнефтьХимСервис" ААҖ ярдәме белән 19 нчы апрельдә Җәлил поселогында урнашкан Картлар йортына сәфәр оештырылды. Сәфәргә бер атна кала, гимназиядә һәр елны үткәрелеп килгән Хәйрия ярминкәсе уздырылды. Җыелган акчаларга интернатта яшәүче һәр кешегә (алар анда 132!) кирәк-ярак әйберләре, җиләк-җимешләр, тәмле ризыклар сатып алынды. Шулай ук "Киемнәргә икенче тормыш" акциясе дә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса