Әлмәтнең 5 гимназиясендә РОСНАНО ның мәктәп лигасы проекты кысаларында илкүләм нанотехнологияләргә һәм техно-эшмәкәрлеккә багышланган атналык уздырылды.
Әлеге чараның төп максаты - чыгарылыш сыйныф укучыларында нанотехнологияләргә кызыксыну уяту һәм аларны техник белем бирүче югары уку йортларына җәлеп итү.
8-11 сыйныф укучылары «INFOlder» интернеттан мәгълүмат эзләү чемпионаты» дистанцион дәрестән тыш чарада катнашканнар. Атналык кысаларында бу чарага да нәтиҗәләр ясалган. Нанотехнологияләргә багышланган стена газеталары конкурсы да уздырылган.
Нанотехнологияләргә багышланган атналык "НАНО - ул гади"(НАНО - это просто!) фестивале белән тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа