Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 33 нче балалар бакчасында төбәк семинары булды

әТелләрне өйрәтү буенча "Иң яхшы билингваль бакча" грантын откан 33 нче балалар бакчасында "Укыту-методик комплект кулланып балаларга дәүләт телләрен өйрәтү" темасына төбәк семинары булып узды.

Нурлат, Чистай, Алабуга, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлки, Алексеевск, Спас районнарыннан килгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен, бакча мөдирләрен, татар теле тәрбиячеләрен мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев сәламләде.

Татарстанда "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплект узган елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлаган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Гөлнур Манюрова үз чыгышында мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт стандартының 2014 елның 1 гыйнварында рәсми рәвештә кулланышка керүен хәбәр итте.

- "Иң яхшы билингваль бакча" гранты тагын игълан ителәчәк. Быел татар һәм рус телләрен яхшы укыткан 20 бакча берәр миллион сум акча откан булса, киләсе елдан грант фонды 50 миллион сумны тәшкил итәчәк, - дип белдерде ул.

Гөлнур Манюрова әйтүенчә, бакчаларда мәҗбүри түләүле хезәмәтләр булырга тиеш түгел. Аны бары тик әти-әниләр теләге буенча гына үткәрергә мөмкин. Санитар нормалар буенча өстәмә дәресләрне атнага 2 тапкырдан да артык уздырырга ярамый. Аларны төп программа кысаларында үтәкәрү рөхсәт ителми икән.

Күптән түгел бакчаларга татар һәм рус теллә​рендә тәрбия бирү өчен яңа укыту-методик комплектлар таратылган. Аларны тиешле дәрә​җәдә куллану өчен мультимедиа чаралары кирәк. Ә алар бөтен бакчаларда да юк. Ноутбук, проектор һәм башка әсбаплар бакчаларга гыйнвар башында таратыла башлаячак дип ышандырдылар.

Ә яңа укыту методикасының гамәлдә ничек кулланылганы әзерлек төркемендәге рус телле балалар белән үткәрелгән дәрестә күрсәтелде. Балалар татарча уеннар уйнады, сорауларга җавап бирде, татарча җырлар җырлады. Дәрес барышы, тыңланган һәр чыгыш семинарда катнашучылар, УМК авторы Зифа Зарипова тарафыннан анализланды, төрле тәкъдимнәр әйтелде. Семинар барышында тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

Яңа укыту-методик комплект балаларның сүз байлыгын арттырыр, хәтерләрен яхшыртыр дип өметләник. Галимнәр дә күптеллелекне яклый бит. Әмма һәр яңалык үзе белән сораулар алып килә. Ә мондый очрашу, аралашулар ялгышларны булдырмаска, сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250