Әлмәтнең 15 нче урта мәктәбендә “Рыцарь турниры” конкурсы үткәрелде
Гражданлык-патриотик тәрбия бирү кысаларында 15 нче урта мәктәптә "Рыцарь турниры" конкурсы үткәрелде.
Мәктәпнең спорт залында 3А һәм 3Б сыйныф укучылары көч сынашты. Рыцарьларга тиеш булганча, балалар башта бер-берсен сәламләделәр, аннары берничә этаплы эстафетада, белемлеләр бәйгесендә ярыштылар. Командаларның икесе дә дипломнар һәм татлы призлар - шоколад медальләр белән бүләкләнде.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа