Бүген "Нефтьче" мәдәният сараенда Татарстан фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле мәктәп укучылары өчен концерт тәкъдим итте.
Бүгенге концерт гадәти программадан шунысы белән аерылып торды, үсмерләр борынгы уен кораллары турында мәгълүмат алды, үзләре шушы уен коралларында уйнап та карады.
- Укучылар белән мондый очрашулар беренче тапкыр гына түгел. Ләкин мондый зур аудитория балалар алдында беренче тапкыр гына чыгыш ясыйбыз, - диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Казан дәүләт федераль университеты профессоры , Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Укучыларга очрашу ошады. Аеруча сәхнәдә фольклор ансамбль белән бергә чыгыш ясаучылар канәгать калды. Чын сәнгать белән танышудан тыш, аларга Айдар Фәйзрахманов фольклор ансамбльнең DVD-дискларын бүләк итте.