Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт–Мөслим юлында тагын һәлакәт

7 декабрьдә якынча 20 сәгатьтә Әлмәт-Мөслим юлында шәһәргә кайтканда ВАЗ-21140 маркалы автомобиль йөртүче 1997 елгы егет тизлеген арттыру нәтиҗәсендә машинасында әйләнеп каплана.

Юлда бозлавык була һәм машина йөртүче моны исәпкә алмыйча тизлеген дә арттыра. Өстәвенә, егетнең машина йөртү таныклыгы булмый.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә егет Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖ медсанчастеның нейрохирургия бүлегенә озатыла, дип хәбәр итә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса