Әлмәтленең мәете күрше районда табылган
18 июльдә 23.00 сәгатьтә Лениногорск районы полиция бүлегенә ашыгыч медицина ярдәме диспетчерыннан Яңа Иштирәк авылында юл читендә тән җәрәхәтләре булган ир-ат мәете табылуы турында хәбәр керә.
Юл-транспорт вакыйгасына тарыган әлеге адәмнең Әлмәт кешесе, 2 нче төркем инвалид булганлыгы ачыклана. Икенче көнне тикшерүчеләр аны бәрдергән машинаны Зеленая Роща авылындагы шәхси торак йортларның берсенең гаражыннан табалар. Экспертиза вакыйга булган урыннан табып алынган кыйпылчыкларның әлеге автомобиль бамперыннан булуын күрсәтә. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа