Әлмәтленең машинасын Башкортстанга алып киткәннәр
Декабрь ахырында полициягә 25 яшьлек егет мөрәҗәгать итә. Аның «Киа Спортейдж» машинасын урлыйлар.
Шушы көннәрдә урлауда гаепләнүче 20 яшьлек егет тоткарлана. Ул Башкортстанның Ишембай шәһәреннән. Урланган машинаны ватылган хәлдә Самарада табып алалар. Бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа