Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең өйләнешү яше билгеле

ЗАГС идарәсеннән алынган хәбәрләргә караганда, Әлмәттә аерылышу очраклары кимегән.

Узган ел 1466 пар никахлашкан. Бу аннан алдагы елга караганда 7,4 процентка күбрәк. Шуларның 55 е чит ил кешеләре белән өйләнешү. Аерылышулар саны 3,4 процентка кимегән. Барлыгы 756 гаилә аерылышкан. Статистика буенча, әлмәтлеләр 25 тән алып 34 яшькә кадәр аралыкта өйләнә яки кияүгә чыга икән. Никахлашулар иң аз була торган айлар - май һәм ноябрь. Иң күбе - июль һәм август. 
Былтыр Әлмәт районында 2824 бала туган. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 338 гә азрак. 35 гаиләдә игезәкләр туган. Бер ел эчендә 13 баланы уллыкка (кызлыкка) алганнар. 309 акт белән әти булу тәгаенләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса