Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 299 миллион сум бурычы бар

Әлмәт муниципаль районы буенча халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 299 миллион сум тәшкил итә.

Шул исәптән «Әлмәт-Водоканал» ААҖ алдында су өчен бурыч 87 млн. сум, «Әлмәт җылылык челтәрләре» ААҖгә кайнар су һәм җылылык өчен 159 млн. сумнан артык.

Бурычлыларның статусы төрле: кемдер вакытлыча финанс кыенлыклары кичерү сәбәпле счет буенча вакытында түли алмый, башка берәүләр исә андый проблемалары булмый торып та түләүдән баш тарта. Ә Торак кодексының бу уңайдан таләбе мондый: «гражданнар һәм оешмалар торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзвакытында һәм тулы күләмдә кертергә тиешләр» (153 нче маддә).

Кызганычка каршы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр аркасында хезмәт күрсәтүче оешмалар йорттагы уртак милекне ремонтлау, йорт яны территориясен төзекләндерү буенча һәм башка шундый планлаштырылган эшләрен тулы күләмдә башкару мөмкинлегеннән мәхрүм кала.

Бурычлылар белән эш алып барып, ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар аларга бурычлары турында уведомлениеләр тараталар яки кулларына тоттыралар, аңлату эшләре үткәрәләр. Моннан тыш, бурычларын каплау өчен түли алмаучыларга эшкә урнашырга тәкъдим итәләр, әйтик, ишегалды җыештыручы булып. Бурычны каплауның тагын бер варианты - аны реструктурлаштыру.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бурычны реструктурлаштыру турында килешү төзү өчен Тукай проспекты, 9 а адресы буенча урнашкан «Бердәм исәп-хисап-теркәү үзәге» ҖЧҖнең абонент бүлегенә (айның 5 еннән 25 енә кадәр) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән бурычны реструктурлаштыруга гариза, ул идарәче компания белән килештерелгән, мөһер һәм җитәкченең имзасы белән беркетелгән булырга тиеш, гариза язучының (торакның милекчесе яки наемга алучысының) паспортын (төп нөсхә), торак-коммуналь хезмәтләр өчен соңгы счет-квитанцияне алып килергә. Килешү 6 ай срок белән төзелә.

Тагын шуны хәбәр итәбез, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен социаль норматив чикләрендә исәпләнгән түләү чыгымнары гаиләнең уртак кеременең 21 процентыннан артып китсә, гражданин торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия алырга хокуклы. Аны социаль яклау органнарында рәсмиләштерергә кирәк. Моның өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычың булмау яки бурычны реструктурлаштыру турында килешү төзелгән булу шарт.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250