Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең театрга йөрү хыялы тормышка аша

Төбәктә "Һәркем куллана алырлык тирәлек" дәүләт программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Быелгы исемлеккә шәһәрнең сигез объекты кертелгән. Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Йосыпов журналистлар белән аларның һәммәсендә булып эш барышы белән танышты.
Әлеге программа физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең учреҗдениеләргә тоткарлыксыз керә алуын һәм хезмәтләрдән файдалануын тәэмин итүне күздә тота. Әлмәттә 11 меңләп инвалид яшәгәнен исәпкә алганда, коляскада йөрүчеләр өчен җайлаштырылган урыннарга ихтыяҗ булуын аңлау кыен түгел. Аларның да спорт белән шөгыльләнәсе, концерт-театрларга йөрисе, яшьтәшләре белән парта артына утырып белем аласы, бер сүз белән әйткәндә, тулы канлы тормыш белән яшисе килә. Бәлки шуңадыр да алар "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасын бик шатланып кабул итте.
Быел сигез объектка тулаем алганда 20 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелә. Подряд оешмалары эшкә март ае азагында ук керешкән.
- Әлегә без эш барышыннан канәгать, барысы да планлаштырганча бара, график саклана, - диде Альберт Йосыпов.
Исемлектә "Ветеран" инвалидларны реабилитацияләү үзәге дә бар. Биредә ишектән керү урынындагы эшләрне тәмамланган дисәң дә була. Әзер өслеккә махсус япма җәеп пандус куярга гына калган. Санузеллар да коляскада йөрүчеләргә уңайлы итеп үзгәртелгән.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында һәркем куллана алырлык тирәлек тудыруга 3 миллион сумнан артык акча бүленгән. Пандус, бәдрәф ясаудан тыш, тамаша залында да коляскада хәрәкәт итүчеләр өчен махсус урыннар булачак.
VI төрдәге махсус коррекция мәктәбе-интернатына да үзгәреш җилләре килеп җитте. Программаның тормышка ашырылуы әлеге уку йортына йөрүчеләр өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Ник дигәндә, балаларның 30 процентка якыны коляскада хәрәкәт итә. Башкарылган эш куандырырлык, һәммәсе дә инвалид балаларга уңайлы итеп ясалган.
Ә менә балалар поликлиникасында ясалган ике яклы пандус юлыннан бүген бала арбасы этеп баручы әти-әниләр дә рәхәтләнеп, сөенеп файдалана. Монда да эшләр гөрли. Санузелда плитә җәеп, сантехника урнаштырсалар, бурычны үтәлгән дип санарга була.
Шулай ук башка объектларда да - футбол буенча балалар-яшүсмерләр, ат спорты мәктәпләрендә, татар гимназиясендә, 24 нче мәктәптә дә инвалидлар мәнфәгате кайгыртыла. Объектларны 1 июльгә кадәр тапшыру бурычы куелган.
Әзерләде Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса