Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне татар теленә читтән торып өйрәтүче “Ана теле” онлайн мәктәбенә чакыралар

Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле" онлайн мәктәбе 2014 елның 1 февраленнән штат режимында эшли башлаган иде. Гыйнвар ахырында проектның сынау чоры тәмамланды.

"Ана теле"ндә грамматика, лексика, фонетика һәм сөйләм теленә өйрәнү өчен дәресләр белән баетылган, видеофильмнарга, аудиороликларга зур урын бирелгән. Системада 299 видеофильм, 10950 аудио ролик, 6795 фотография бар.

Әлеге проектка http://anatele.ef.com буенча урнашкан адрес белән керергә кирәк.

Системада теркәлгәннән соң, телне ни дәрәҗәдә белүенә карап, телне өйрәнүчеләрне билгеле бер дәрәҗәгә юллыйлар. Проект 9 дәрәҗәдән тора. Һәр дәрәҗә үзе 8 бүлеккә бүленгән. Һәр бүлектә тыңлау, сөйләм, уку, язу компетенцияләре бар. Биредә шулай ук яңа тема өйрәнәләр, яңа фильм карыйлар, алда әйтеп үткән компетенцияләр кергән күнегүләр эшлиләр, тел сыйныфында шөгыльләнәләр һ.б.

Биредә виртуаль онлайн дәресләрдә катнашып, белемеңне арттырып була, шулай ук лингафон кабинеты, язу лабораториясе, грамматик белешмәлек, блокнот/сүзләр карточкасы, тәрҗемәче, текстны тавышландыру, өлгергәнлек турында хисап, хисап үзәге бүлекләре бар. Көненә 45 минутлык 16 дәрес үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса