Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең пенсияләре баллар белән исәпләнеләчәк

Киләчәк киләчәктә генә булса да, аның турында хәзердән үк кайгырта башларга кирәк - Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова белән узган матбугат конференциясендә бу кат-кат искәртелде. Очрашу вакытында газета укучыларыбызның сорауларына җавап бирелде, яңа елдан пенсия закончалыгына кертеләчәк үзгәрешләр һәм башкалар турында сүз барды. Пенсия хезмәткәрләре ишек шакымый Сүзне "Әлмәт...

 

Киләчәк киләчәктә генә булса да, аның турында хәзердән үк кайгырта башларга кирәк - Пенсия фонды идарәсе начальнигы Фая Якупова белән узган матбугат конференциясендә бу кат-кат искәртелде. Очрашу вакытында газета укучыларыбызның сорауларына җавап бирелде, яңа елдан пенсия закончалыгына кертеләчәк үзгәрешләр һәм башкалар турында сүз барды.

Пенсия хезмәткәрләре ишек шакымый

Сүзне "Әлмәт таңнары" редакциясенә булган мөрәҗәгатьләрдән башларга булдык. Безгә шәһәрдә яшәүче берничә кеше шалтыратып, кичке сәгать 9да фатир ишекләрен Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре шакуын хәбәр итте. Әлбәттә инде, соң булгач, алар көтелмәгән кунакларны кертмәгәннәр, әмма хезмәткәрләрнең шулай караңгы төндә фатирларның кыңгырау төймәләренә басуы нык гаҗәпләндергән.

- Ялгыша һәм ышана күрмәгез, без йортлар буенча йөрмибез. Пенсия фонды идарәсе белгечләре дип ишекләрегезне ача күрмәгез. Аннан соң кемнән булса да аңлатып йөрүләрен сорамыйбыз. Чөнки без конфиденциаль, ягъни сер итеп саклау турындагы законны төгәл үтибез, - диде идарә җитәкчесе Фая Якупова.

Ә менә автоответчик аша: "Пенсия яшегез җитә, документлар тапшыру турында кайгырта башлагыз" дигән хәбәргә аптырарга кирәкми. Бу хакта, чынлап та, Пенсия фонды идарәсе искә төшереп тора. Алдан аяк киенү зыян итми. Бүген Интернет заманы. Барлык сорауларны аның аша да хәл итәргә, кирәкле мәгълүматлар белән танышып барырга, хәтта булачак пенсияңне санап, күзалларга да мөмкин. "Пенсионерларга, тиздән лаеклы ялга китәргә җыенучыларга гына түгел, яшьләргә дә карап-танышып барырга киңәш итәбез.Ул күп кенә күңелсезлекләрне булдырмый калырга, проблемаларны алдан ук хәл итәргә ярдәм итәчәк", - ди белгечләр. Пенсия фондының сайтында теркәлеп, "Түләүченең шәхси кабинеты" хезмәтләренә керүчеләр үзләренең исәп-хисап счетына күпме иминият взнослары күчерелүен карый, 2002 елга кадәр булган стажлары турындагы мәгълүмат һәм башкалар белән таныша ала. 2002 елга кадәрге стаж нигә кирәк соң? Фая Якупова әйтүенчә, әлегә пенсия билгеләгәндә әнә шул стаж нигез итеп исәпкә алыначак. Әгәр сезнең стаж "шәхси кабинет"ыгызда дөрес күрсәтелмәгән икән, тиешле документ белән идарәгә барырга кирәк. Килеп терәлгәч йөгерә башлаганчы, үзгәрешләрне алданрак кертүнең яхшырак булуын һәркем аңлыйдыр.

- Бу хезмәттән файдаланырга чакыруыбыз юкка түгел, - дип аңлатты җитәкче әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп. - Арада эш хакларының бер өлешен рәсми документ аша, калганын (һәм гадәттә бу зур өлеше була) кулдан гына, башкача әйткәндә, конвертта алучылар да бар. Пенсиягә чыгар вакыт җиткәч, барысы да мөһим. Әз хезмәт хакыннан түләнгән иминият взнослары пенсия күләмен киметә. Шуңа күрә эш бирүчегезнең сезнең исәпкә күпме иминият взносы күчергәнен белеп торыгыз. Азактан пенсия аз дип зарланучылар да бар. Без пенсия акчасын рәсми түләнгән эш хакы, предприятие-оешмалар биргән отчет буенча гына санарга хокуклы. Аннан соң предприятиеләрнең статусларын үзгәртү, эшчәнлекләрен туктату очраклары күзәтелә. Бу хактагы документларны вакытында тапшыруга намус белән карамаучылар да очрый. Стажыгызга нәрсәләр кергәненә күзәтчелек итү мөһим. Киләчәк турында кайгыртыгыз, иренмәгез, кызыксыныгыз.

Конверттагы эш хакы пенсиягә керми

Конвертта хезмәт хакын нигездә эшмәкәрләрдә, урта һәм кече бизнеста эшләүчеләр ала. Аларның салымнан качарга тырышып эшләве биредә хезмәт куючыларның гына түгел, бизнесменнарның үзләренең дә кесәсенә суга икән. Әлмәттә 4,5 мең эшмәкәр исәптә тора. Араларында яше җитеп пенсиягә чыгучылар да бар. Вакытында иминият взносын кызганганнарның, әлбәттә, пенсияләре дә аз. Ләкин хәзер тиешле сумманы түлиселәре килсә дә, поезд киткән инде. Моннан тыш саранлык башка яктан да кесәгә суга. Салым инспекциясенә керемнәре турында отчет һәм декларация бирмәгән эшмәкәрләргә хәзер акчалата җавап тотарга туры киләчәк. Иминият взнослары салым органнарына бирелгән отчетлардан чыгып санала. Исәп-хисап булмагач, Пенсия фонды декларация кампаниясе тәмамланганнан соң эшмәкәрләрдән инде 138 мең 600 сум күләмендә иминият взносын түләтергә мәҗбүр була. "Быел эшчәнлекләрен туктатканнар яки оешмаларын ябарга теләгәннәр дә салым декларациясе бирергә тиеш. Юкса закон нигезендә Пенсия фонды алардан да 138 мең 600 сумны түләтергә тиеш булачак" , - дип аңлатты Фая Якупова.

Дәүләт ярдәм тәкъдим итә

Редакциягә кергән сораулар арасында пенсияне дәүләт софинанславы программасы хакындагылары да бар. Сөйләшүдә билгеләп үтелгәнчә, безнең төбәктә программага ышаныч белдерүчеләр күп. Узган ел гына да 6 меңгә якын әлмәтле анда катнашырга теләк белдереп гариза язган. Хәбәр иткәнебезчә, программа нигезендә пенсиянең тупланма өлешенә взносларның бер өлешен кеше үзе, шуның кадәр күләмдәге икенчесен дәүләт түли. Федераль закондагы үзгәрешләр әлеге программага да кагылган. Программага керү быелның 31 декабренә кадәр озайтылган. Әмма бу юлы пенсия тупланмаларына дәүләт ярдәме алуга гаризаны бары пенсиядә булмаганнар гына яза ала. Аларга беренче взносны киләсе елның 31 гыйнварына кадәр түләргә мөмкин. Әгәр софинанслауны киләсе елда аласыгыз килсә, бу очракта кимендә 2 мең сумлык взносны быелның 25 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 31 сентябренә кадәр керүчеләр дә взносларын агымдагы елның 26 декабренә кадәр кертергә тиешләр. Шунысы да искәртелде, дәүләт ярдәме бирү тәртибе дә үзгәртелгән. Быел һәм аңа кадәр гариза язганнар взносларын хәзер түләгән очракта софинанслау киләсе елда ук булачак. Ә менә 2015 елның 1 гыйнварыннан соң ул биш елдан соң гына бирелә башлаячак.

Яшь озынайтылмый

Яңа ел безне үзгәрешләр белән каршылый. 1 гыйнвардан пенсияләрнең яңа формула буенча исәпләнәчәген хәбәр иткән идек инде. Бу уңайдан борчылучылар да күзәтелә. Халык арасында нинди генә имеш-мимеш йөрми. Кемдер пенсиягә чыгу яшьләрен арттыралар икән дип хафаланып шалтырата, лаеклы ялда булганнар безнең пенсияне нинди үзгәрешләр көтә, эшләгән пенсионерларга хезмәт хакы гына түләячәкләр диюләре хак микән дип кайгыра. Матбугат конференциясендә әлеге сораулар янәдән күтәрелде.

- Бүген пенсиядә булучыларга яңа формула кагылмаячак, аларның пенсия күләмнәрендә үзгәрешләр булмаячак. Зур стажлыларыныкы хәтта берникадәр артырга да мөмкин, - диде әлеге сорауга Фая Якупова.

2015 елның 1 гыйнварыннан лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләре баллар белән исәпләнәчәк. Дөрес, элек тә һәм хәзер дә пенсия акчасы билгеләүдә хезмәт стажы һәм эш хакы төп рольне уйнаячак. Яңа елдан алар балларга әйләндерелә. Шулай ук пенсиянең тәгаенланган база өлеше булачак. Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән әлеге түләү һәркемнеке бер төсле. Ә менә иминият взнослары күләме, ягъни эш хакы никадәр зур булса баллар да югары булачак. Баллар стаж белән генә исәпләнми. Бала белән декрет ялында өйдә утырган, инвалид бала тәрбияләгән еллар, хәрби хезмәт чоры да өчен дә өстәмә баллар бирелә. Картлык буенча иминият пенсиясе өчен кимендә 30 балл җыярга кирәк. Пенсия һәр кешегә шәхси исәпләнә.

Лаеклы ялга чыгу өчен кирәк булган яшькә килгәндә, ул яңа елдан үзгәрмәячәк - ир-атлар 60, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә чыга ала. Яшь турында имеш-мимеш юкка таралмаган. Бары тик аның асылын гына аңлап бетермәгәннәр, ахрысы. Фая Якупова әйтүенчә, пенсиягә чыгуны кичектереп торырга да була. Бу, әлбәттә, һәркемнең үз иркендә. Әмма ялга соңрак китүчеләрнең иминият өлеше арту сәбәпле, пенсияләре дә күбрәк булачак икән. Хезмәт куюларын дәвам итүче пенсионерларга, әгәр алар лаеклы ялга чыгу турында гариза язган булсалар, пенсияләре дә, эш хаклары да түләнәчәк.

Тупланма өлешне кайда сакларга?

Тагын бер яңалык - 1967 елгы кешеләргә һәм аннан яшьрәкләргә 2015 елның 31 декабренә кадәр пенсиянең тупланма өлешен кайда саклау турында катгый карарга килергә һәм гариза язарга кирәк. Тупланма өлешне дәүләтнеке булган һәм булмаган Пенсия фондларында, идарәче компанияләрдә сакларга була. Әгәр гариза язылмый икән, дәшмәүчеләрнең барлык тупланма өлешләре автомат рәвештә пенсиянең иминият өлешенә күчереләчәк. Гаризаны бары тик теркәлү яки яшәү урыны буенча дәүләтнеке булган Пенсия фондында гына язарга була. Ә инде тупланма өлешне кем кая тели, шунда күчерә ала. Әлмәтлеләр үзләрен борчыган сораулар белән 074, 32-18-12, 32-18-29 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.

Ирина Апачаева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса