Әлмәтлеләрне ноябрьдә озын яллар көтә
Ноябрь аенда татарстанлылар башка төбәкләрдә яшәүчеләргә караганда бер көнгә артыграк ял итәчәк.
Чөнки 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бәйрәм булып саналган Халыклар бердәмлеге көне быел 4 ноябрьгә, сишәмбе көнгә туры килә. Әгәр искә төшерсәк, 24 февральдә булырга тиешле ял көне 3 ноябрьгә күчерелгән иде. Шулай итеп, без 1, 2 (шимбә-якшәмбе), 3, 4, 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. 5 ноябрь бәйрәм алды көне булганлыктан, эш сәгатьләре бу көнне бер көнгә кыскара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа