Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне май бәйрәмнәрендә аеруча сак булырга чакыралар

15 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда урманга бару, учак ягу, кипкән үләнгә ут төртү катгый рәвештә тыела.

Шуның белән беррәттән, янгынга каршы режим нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен штраф санкцияләре күләме дә икеләтә арттырылды.

Май бәйрәмнәре вакытында гадәттә янгын куркынычы тагын да арта төшә. Шуның белән бәйле рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кешеләрне урманнарда гына түгел, башка территорияләрдә дә аеруча сак булырга: бигрәк тә урман массивларына якын урыннарда корыган үләнгә һәм чүп-чарга ут төртмәскә, шулай ук сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен теләсә кая ташламаска, тиеш булмаган урыннарда учак якмаска, урманнарга барудан тыелып торырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса