Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне кыска эш атнасы көтә

1 июльдә эшләүче гражданнар бу көн өчен икеләтә күләмдә түләү алачак.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү белән бәйле рәвештә, 1 июль эшләми торган көн дип игълан ителде.

Чәршәмбе көнне, 1 июльдә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп этабы узачак. Плебисцит үткәрү аркасында бу көн ял көне дип игълан ителде, һәм хезммәт хакы бәйрәм көнендә эшләгән кебек туләнәчәк. «Ягъни 1 июльдә эшләүче гражданнар бу көн өчен икеләтә күләмдә түләү алачак, ә бу көнне эшләмәүчеләр өчен июль ае өчен түләү кимеми», – дип аңлаттылар ведомствода.

Шул ук вакытта 1 июльдә эшләүче хезмәткәрнең теләге буенча аңа башка ял көне дә бирелергә мөмкин. Бу очракта Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнендә эш гади күләмдә түләнәчәк, ә ял көне түләнмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса