Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кабул итте

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил нефтьчеләр каласындагы чираттагы очрашуын Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәлилев белән берлектә оештырды.

Кабул итүгә 28 әлмәтле язылган иде. Очрашуга килүчеләр нигездә законсыз кузгатылган җинаять эшләренә, торак-коммуналь тармактагы ришвәтчелеккә, коммуналь түләүләрнең нигезсез югары булуына зар белдерде. Шулай ук мәхкамә карарларыннан, гражданлык-хокук мөнәсәбәтләре буенча чыгарылган карарлардан риза булмаучылар да бар иде.
Сәрия Сабурская һәм Руслан Җәләлиев һәр мөрәҗәгатьне тыңлап аңлатма бирде. Берничә кешенең гаризасы тәфсилле тикшерү узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса