Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне фотомарафонга кушылырга чакырабыз

Республикада 21 еннән - Халыкара туган тел көненнән «Татарча хатасыз» фотомарафоны башланып китте.

Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Ватаным Татарстан» газетасы игълан итте. Анда катнашучыларга грамматик һәм стилистик хаталары булган алтакталарны, белдерүләрне, реклама щитларын, күрсәткеч такталарны, юл билгеләрен фотога төшерергә кирәк. Беренче этап бер ай дәвам итә. Аның дәвамында финалга чыккан эшләр тупланачак. Иң күп фотолар җибәрүчеләр Казанга финалга чакырыла.
Фотоларны "Халык контроле" порталында урнаштырырга яки xatasiz2015@gmail.com рәсми электрон почтасына юлларга. Икенче этап 16 майда Казанда булачак. Стартта һәр катнашучыга бер маршрут кәгазе һәм задание биреләчәк. Җиңүчеләр IРhone, фотоаппарат һәм электрон китаплар белән бүләкләнәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: