Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне диспансерлаштыруга чакыралар

Җәй ял итү өчен генә түгел, диспансерлаштыру үтү өчен дә уңай вакыт.

Сезне буш кабинетларда медицина хезмәткәрләре көтә, алар ниләр эшләргә кирәген әйбәтләп аңлаталар, белгечләргә җибәрәләр. Диспансерлаштыру чыгымнарын федераль бюджет күтәрә, гражданнарга ул бер тиенгә дә төшми. Бүген медицина тикшерүе үтәсегезне җитәкчегезгә әйтеп куясыз да, иртәгә иртән ач карыннан үз поликлиникагызга барасыз, 2-3 сәгатьтә анализлар да бирәсез, тиешле тикшерүләрне дә үтәсез. Бу сезне иң хәтәр авырулар азып китүдән саклар.

Табиблар каравы һәм диспансерлаштыру вакытында үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре маршрут картасына яки медицина карточкасына "Диспансерлаштыру" дигән тамга белән кертелә, сәламәтлек паспорты тутырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250