Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне бейсбол биталары белән кыйнап баерга теләүчеләр тоткарланган

31 майда полициянең дежур частена Маяковский урамындагы йортларның берсе янында 33 яшьлек ир-атны бейсбол биталары белән кыйнаулары һәм аның документларын, кәрәзле телефоннарын урлаулары турындагы хәбәр керә.

Өч сәгатьтән Тукай проспектындагы 25 нче йорт каршында да 32 яшьлек әлмәтлене талыйлар. Аның да биталар белән кыйнап, никахлашу балдагын һәм телефонын тартып алалар. Зыян күрүчеләрнең берсе каракларны һәм аларның автомобилен исендә калдыра. Полициянең патруль-пост службасы экипажы әлеге шикле кешеләрне берничә минут эчендә "кайнар эз"дән тоткарлый. Егетләрнең әйтүенә караганда, алар бейсбол биталарын кешеләргә ташлану өчен махсус алганнар. Кулга алынган егетләргә карата җинаять эше кузгатылган. Баксаң, тоткарланучыларның берсе 2013 елда автомобиль куып алып киткәне өчен хөкем ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса