Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне алдаган “багучы” тотылган

Үзен багучы дип таныштырган алдакчы хатын-кызның, ниһаять, эзенә төшкәннәр. Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз газетада белдерү күреп "багучыга" гаиләдән киткән ирен кайтарырга ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итә.

Фатирда шәм, көзге, карта, солы, төрле төстәге таш, кара япма һәм ертык җәймә файдаланып "бозымны" бетерү ханымга 300 мең сумга барып төшә. Әлеге акчаның бер өлешене ул танышларыннан бурычка алып тора. Акча алганнан соң "багучы" телефонын сүндереп куя һәм чит кеше паспортын күрсәтеп алып торган фатирдан да китә. Оперативниклар "багучы"ны Ижауда табалар. Ул биредә дә фатирга кергән була. Үзенең клиентларының акчасы тотылып беткән. Гаепле һәм аның өйдәше Түбән Кама, Әлмәт кешеләрен алдарга өлгерә. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса