Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең акчаларын урлап качканнар

Кесә калынайтырга, алдау юлы белән кеше милкенә яки акчасына ия булырга теләүчеләр нинди генә юллар эзләп тапмый: кредит-кулланучылар кооперативлары төзеп, ирекле рәвештә шунда керергә һәм акчаларын тапшырырга җәлеп итә яисә башка төрле алымнар куллана. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, соңгы вакытта нәкъ менә кредит-кулланучылар кооперативларында мошенниклык күп күзәтелә башлаган.

Кайсыдыр кертелгән акчага 30-50 процент, икенчеләре хәтта 100 процент һәм аннан да күбрәк түләячәкләренә ышандыра. Җиңел генә акча эшлисе килү теләге шулкадәр зур була, күрәсең, кооперативка керүчеләр моның кадәр процент түләү өчен акчаларның кайдан алынуы хакында да уйлап тормыйлар, үзләренең соңгы тиеннәрен кырып-себереп дигәндәй кырыгалдарлар кесәсенә ирекле рәвештә китереп салалар. Шунысы гаҗәп, арада бер тырмага берничә тапкыр басучылар да очрый. Хокук саклау органнары кая карый, белә торып мондый КПКларның төзелүенә нигә юл куела дияр газета укучыларыбыз.

- Закон буенча бу кооперативлар - ирекле берләшмәләр. Кешеләрне саклык акчаларыгызны тегендә яки монда тапшырмагыз дип тыеп булмый. Алар үзләре беренче чиратта уйланырга, башта барысын да тикшерергә тиеш, - диде прокурор ярдәмчесе Айнур Хаҗиев бу сорауга җавап биреп.

Татарстанда узган ел финанс пирамидалары эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумлык зыян күргән, 14 җинаять эше кузгатылган. Тик беркемгә дә бер тиен дә кайтарылмаган. Гадәттә финанс пирамидасын төзүчеләр кешеләрне төп башына утырта да кача, әле кайчан гына алар эшчәнлек җәелдергән бина да буш, телефонны да алмыйлар, вәгъдә ителгән акчалар турында әйткән дә юк. Нәтиҗә аянычлы - күз яшьләре, хокук саклау органнарының бусагаларын таптау китә.

Кырыгалдарлар ятьмәсенә гадәттә гомер бакый бер-берсенә ышаныч белдереп яшәгән, авыр, ачлык-ялангачлык белән узган елларда да күңелләренә яман уйлар кертмәгән пенсионерлар тиз эләгәдер дип уйлыйбыз.

- Мин алай димәс идем. Кооператив шартлары төрле яшьтәгеләрне җәлеп итә. Мошенниклар корбаны арасында яшьләр дә, урта буын кешеләр дә, пирамиданың нәрсә икәнлеген белүчеләр, ләкин башкалар хисабына акча эшләргә өметләнүчеләр дә бар, - диде прокурор ярдәмчесе.

Билгеләп узылганча, безнең Әлмәт районы территориясендә 12 кредит-кулланучылар кооперативы бар. Шуларның алтысына карата җинаять эше кузгатылган.

- Дөрес, хокук саклау органнары компаниянең эшчәнлеген һәм аларның гамәлләренең законга яраклымы-түгелме икәнлегенә бәяләмәне бирә ала. Тик моның өчен гражданнарның гариза язулары кирәк. Шул чакта гына без чара күрергә хокуклы. Әгәр дә сез эшчәнлекне законсыз дип шикләнәсез икән, рәхим итегез, мөрәҗәгать итегез. Шулай да иң яхшысы югалткан акчаларыңа көенеп-елап кырыгалдарлык нәтиҗәсе белән көрәшкәнче аны кисәтү яхшырак. Акчагызны керткәнче иренмәгез, кооперативларның Уставларын, гамәлгә куелу документларын тикшерегез, хокук саклау органнарыннан белешегез! - Айнур Хаҗиевның бу киңәшләрен һәркем исеннән чыгармасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса